Э хәрефенә башланган төшләр

Энә

Төшеңдә җепле энә күрсәң, аның белән кирәк-ярагыңны тексәң, барча теләкләрең хасил-бар булыр, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Төштә энә күрү—гарьлек һәм гамәл булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Энҗе (жемчуг)

Төшеңдә энҗе күрсәң, гыйлем, әдәп, хәләл мал һәм шатлык булыр, улың туар, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Әгәр дә тишекле энҗене күрсәң, кызың тууга юралыныр.

Әгәр дә төшеңдә энҗе җыйсаң, Аллаһ сакласын, диләр, Коръәннең барлыгын онытырсың.

Төшеңдә эчеңнән энҗе чыгарсаң, бай булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә энҗе күрсәң, ди ул, гыйлем һәм Коръән өйрәнерсең. Инде дә энҗене ашасаң, яисә йотсаң, өйләнерсең һәм бай булырсың.

Төшеңдә тезелгән энҗене күрсәң, Коръәндер, галим буларак танылырсың, яисә кол хатының булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Төшеңдә эңҗе тишсәң, асылда Коръәнгә дөрес тәфсир бирерсең.

Төштә энҗе сатсаң, Коръәнне онытырсың.

Төшеңдә энҗе чәчсәң, вәгазь сөйләрсең, шуннан кешеләр файда табарлар.

Төштә энҗе тапсаң, хатын алырсың.

Төшеңдә энҗе йотсаң, моннан соң аны коссаң, Коръәнне ятлаган икәнсең, онытырсың.

Эремчек

Төшеңдә татлы эремчек күрсәң, хәләл мал булыр. Әгәр дә начар, ачыган эремчек күрсәң, хәрәм малдыр һәм борчылуга юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Эскерт

Төшеңдә эскерт күрсәң, кулыңа бик күп мал керер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә эскерт күрсәң, кулыңа җиңеллек белән мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әгәр дә төшеңдә эскерт өйсәң, күп малларга хуҗа булырсың, ди ул.

Эскәнҗә (тиски)

Төштә эскәнҗә — гүзәл, яхшы булыр, диелә «Төхфәтел- мөлек»тә.

Эт

Төштәге эт — зәгыйфь дошмандыр. Әмма дошманлыгы белән телен үткәрә алмас, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Төшеңдә эт сөтен күрсәң, мәкер, сугыш һәм хәйлә булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

Төштә әнчек эт күрсәң, яки әнчек эт итен ашасаң, кулыңа хәләл мал керер, диелә шушы ук китапта.

Төштә эт күрү — явыз хатын, яисә юк сүзле ир белән катышу булыр. Ул эт — фәкыйрь адәм, юрист, казый да булырга мөмкин.

Төшеңдә ана эт итен ашау дошманга җиңү буларак та юралыныр.

Төшеңдә ана эт белән якынлык кылсаң, кулыңа бер явыз хатыннан мал керер.

Төштә бер эт тешләсә, яисә таласа, бер-бер кайгы килер.

Төшеңдә бер эт туныңны ертса, гайбәткә ирешерсең.

Ана этне явыз хатын буларак та, яман сүзле ялганчы ир дип тә юрарлар.

Эчәк

Төшеңдә сыер эчәкләрен, сыерның эчке әгъзаларын күрсәң, йортыңа кайтырсың, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.

Төштә сарык эчәген күрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, мал һәм нигъмәт булыр.

Төшеңдә эчәк ашасаң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында, сәламәтлек һәм изгелек булыр.
Төшеңдә эчәкләреңне чыгарсалар, малың пәйда булыр, диелә.

Төштәге эчәк—корсак кебек тә юралыныр.

Эчү

Төшеңдә исерткеч эчсәң, исерсәң бай булырсың, кулыңа хәрәм мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Кофе эчсәң, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә, үзеңә рәхәт һәм файда булыр.

Төштә сыер сөтен эчсәң, ярлы икәнсең, баерсың, кол һәм тоткын булсаң, азат ителерсең.

Әгәр дә төшеңдә чагыр (кызыл аракы), яисә җимеш суы (вино) эчкәнеңне күрсәң, яки шуның ише эчемлекләрне эчсәң, һәр җирдә сәламәт булырсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.

Төшеңдә саф су эчкәнеңне күрсәң, кулыңа хәләл мал керер, ди Мөхетдин бине Гарәби. Чишмәдән эчсәң, максатыңа ирешерсең, малың һәм нигъмәтең күп булыр. Диңгездән ачы су эчсәң, кулыңа коллар керер һәм халыкка баш булырсың.

Төшеңдә диңгез суын эчсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, мал булыр. Болганчык су эчсәң, авыруга һәм рәнҗүгәдер. Эссе, кайнар, җылы суны эчү — сагышка булыр, рәнҗерсең.

Төшеңдә бал эчсәң, урланган нәрсәң табылыр.

Әгәр дә төшеңдә савытка салып су эчсәң, гомерең үткән булыр.

Төшеңдә хәмер эчсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, исерсәң, падишаһтан, ил башлыгыннан хөкем ирешер.

Төштә эчеп исерү — хәвеф ул, диелә.

Эш язучы

Төшеңдә эш язучыны күрсәң, куәт, хаҗәт һәм вилаять булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.

Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлап йөргән гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан, саташулы төшләр).

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында якыннарына (үзенә яхшылык теләүче кешеләргә) сөйләсен, ләкин хөсетле (көнләшүче), үзенә начарлык теләүчеләргә сөйләмәсен.

Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәне турында беркемгә дә сөйләмәскә тиеш. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс. Шулай ук садака бирү дә яхшы, садака килә торган бәлане туктата диелә.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим”не әйтергә киңәш иткән.

Оцените статью
Э хәрефенә башланган төшләр
“А” хәрефенә башланган төшләр